Татар филармониясе «П.И.Чайковскийның 100 ариясе һәм романслары» концертлар циклын башлый

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

2023 елның 17 февралендә 18:30 сәгатьтә Татар дәүләт филармониясендә «П.И. Чайковскийның 100 ариясе һәм романслары» концертлар циклын башлый. Бу ТР атказанган артисты Владимир Васильев җитәкчелегендәге Филармоник музыкаль-әдәби лекториянең яңа проекты.

Әлеге программада сирәк башкарыла торган әсәрләр белән беррәттән «Евгений Онегин», «Пиковая дама», «Иоланта» һәм «Средь шумного бал», «То было раннею весной», «Серенада Дон Жуана», «Благословляю вас, леса», «Нет, только тот, кто знал» кебек романслар яңгыраячак.

Концертларда Россиянең атказанган артисты, ТР халык артисты Георгий Ибушев, ТР халык артисты Роман Чуйнов, ТР атказанган артисткасы Ригина Вәлиева, халыкара конкурслар лауреатлары Гөлнара Байназарова, Оксана Шәйдуллина, Дмитрий Босов, Сергей Беляков, Тимур Сабиров, Ильяс Камалов (виолончель), Дарья Леванова (скрипка), Мария Черлектных (музыка белгече) катнаша. Татарстанның атказанган артисты, проектның сәнгать җитәкчесе - Владимир Васильев.

Концертка билетларны «Пушкин картасы» программасы кысаларында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International