2023 елның 13 февралендә мәшһүр опера җырчысы, дөньякүләм танылган артист, Казан шәһәрендә туган Федор Иван улы Шаляпинның (1873-1938) тууына нәкъ 150 ел тула. Бу көнне Татарстан Республикасы Президентының «Ф.И.Шаляпинның 150 еллыгын бәйрәм итү» Указы нигезендә Казанда юбилейга багышланган чаралар узачак.
13:00 сәгатьттә Федор Шаляпин һәйкәленә чәчәкләр куелачак. 13.30 сәгатьттә Федор Шаляпин һәйкәленнән башлап Казанның Шаляпин булган урыннарында җәяүле экскурсия башлана.
14.00 сәгатьттә Федор Шаляпинга мемориаль такта ачу тантанасы узачак.
Традиция буенча, Татарстанда юбилей тантаналарының төп үзәкләренең берсе - Татарстан Республикасы Милли музее филиалы А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее булачак (Горький ур., 10).
15.00 сәгатьттә музейда А.А.Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театр музее (Мәскәү шәһәре) белән берлектә әзерләгән «Шаляпин: хезмәт, иҗат, талант һәм илһам» күргәзмәсен ачу планлаштырыла.
Музейда кунаклар Шаляпинның тулы мемориаль коллекциясе белән таныша алачак, шулай ук музейда «Казанда Шаляпин реликвияләре» каталогы күрсәтеләчәк.
18.30 сәгатьттә С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ «Казан - Шаляпин музасы» бәйрәм концерты булачак.
Ф.И.Шаляпин исемендәге XLI Халыкара опера фестивале кысаларында Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә 18:00 сәгатьттә «Борис Годунов» операсы күрсәтеләчәк.