«Татаркино» кастингка чакыра!

2023 елның 12 феврале, якшәмбе

13, 14 февральдә «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесендә Татарстанның халык язучысы Нурихан  Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшереләчәк фильмга кастинг үтәчәк. Кинотасманың иҗат төркеме төп рольләргә актерлар эзли.

Фильм Татарстан Мәдәният министрлыгы субсидиясе хисабына Арча якташлыгы җитәкчелегендә төшерелә. Фильмның продюсеры – К.Тинчурин театры директоры, Арча якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов.

Кастингка Хәмдия, Сәлим, Азат рольләренә яшь актерлар һәм Әлтәф образына 10-13 яшьлек чандыр гәүдәле малайлар чакырыла. Шулай ук героиняның әнисе Камиләттәй роленә 50-60 яшьлек төз буйлы актриса кирәк.

Актерларны сайлауда «Татаркино» учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова, фильмның режиссеры Александр Далматов, картинаның директоры, К.Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов, Нурихан  Фәттахның хатыны, Татарстанның атказанган табибы Руфина Фәттахова катнашачак.

Фильм татар телендә төшерелү сәбәпле, кастингка килүчеләрнең татарча сөйләшүе төп шарт булып тора.

Кастингта катнашырга теләүчеләрне Казан шәһәре, Петр Алексеев ур., 3 йорт адресы буенча көтеп калабыз.

Башлана: 10:00

Алдан язылу өчен сылтама: https://docs.google.com/document/d/1jEk8_9eqFgVE5Jy-DCMXw5hk47l3nJPQhKEgnMbd1wo/edit

Кастинг буенча махсус төркем: https://chat.whatsapp.com/BeYkyvgOfEqDmzaYWGCNzG

Өстәмә мәгълүмат: +7 917 279-41-76 – Ирек Хафизов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International