Габдулла Тукай исемендәге Татар филармониясендә күренекле опера башкаручысы, Казан шәһәрендә туган Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр.
ТР дәүләт халык инструментлары оркестры 16 февральдә рус опера сәхнәсе легендасы Ф.И.Шаляпинның 150 еллыгына багышланган концертка чакыра.
Сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры - Россиянең халык артисты, профессор Анатолий Шутиков.