Казан яшь тамашачы театрында Александр Пушкин хәтере көнендә быел беренче премьера - «Людмила һәм Руслан» пластик балладасы булдырылды. Бу бөек рус шагыйре иҗаты темасына уйлану.
Радион Букаев үз спектаклендә А.С.Пушкин иҗаты белән диалог алып бара. Рус халык культурасы белән илһамланган сәнгати бизәлеш һәм музыка ярдәмендә ул хатын-кызларның көче, гафу итү, берләшү һәм мәхәббәт турында сөйли.
Премьера Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында узды. Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең Федераль проекты «Кече Ватан мәдәнияте» кысаларында куелган.
Билетларны Пушкин картасы буенча алырга мөмкин.