Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллективы «Россия - минем тарихым» тарихи паркы территориясендә оештырылган «Украина - чорлар борылышында» күргәзмәсендә булды, анда 10 залда «Борынгы тарихтан алып безнең көннәргә кадәр» хронологик тәртиптә урнаштырылган экспозицияләр тәкъдим ителгән.
Килүчеләр «Украина» сүзенең килеп чыгышы һәм Русиядә украиннар дип кемне атаулары турында, Малороссия һәм Новороссия тарихыннан фактлар белән таныша алачак. Соңгы заллар Украинадагы 2014 елгы вакыйгаларга, Мәйдандагы борылышка, Донбасстагы сугышка һәм махсус операцияләргә багышланган. Экспозицияне СВО барышында Ватан алдындагы бурычларын үтәгәндә һәлак булган Россия сугышчыларының сурәтләре тәмамлый.
Күргәзмәне күрергә тәкъдим итәбез. Күргәзмә 2023 елның 24 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Керү ирекле.