2023 елның 19 февралендә 18:00 сәгатьтә С.Сәйдәшев ис. ДЗКЗ (Пушкин ур., 64/38, Казан) Халыкара музыкаль-шигъри фестиваль җиңүчеләренең беренче гала-концерты булачак. Сәхнәгә «Шагыйрь һәм музыка» II Халыкара музыкаль-шигъри фестивале лауреатлары, шулай ук чакырылган кунаклар - I нче Халыкара музыкаль-шигърият фестивале лауреаты - Елизавета Малышева-Җәлил, ТР атказанган артисты Илүсә Хуҗина, Халыкара конкурслар лауреаты, композитор Миләүшә Хәйруллина, театр һәм кино актеры Александр Хохлов чыгачак.
Мәртәбәле кунак буларак, Муса Җәлилнең кызы - Чулпан Җәлилова чакырылган.
Ә фестивальнең иң яхшы номерлары 2023 елның 25 февралендә Мәскәүдә - «Зарядье» залы сәхнәсендә яңгыраячак.