11 февральдә С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ Нәҗип Җиһанов исемендәге «МИРАС» татар музыкасының VIII фестивале кысаларында «Кави-Сәрвәр» операсының премьерасы булачак.
«Кави-Сәрвәр» - композитор Миләүшә Хәйруллина һәм либретточы Айдар Әхмәдиев операсы. Бу язучы Кави Нәҗми һәм аның тормыш иптәше, тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәм турында драма тарихы. Күркәм пар татар зыялыларын: язучылар, шагыйрьләр һәм музыкантларны фатирларында очраштырган, бүген бу йорт Мергасов йорты дип йөртелә. 1937 елда Кави Нәҗми белән Сәрвәр Әдһәмова гаиләсе ялган гаепләү буенча «халык дошманы» дип таныла һәм бер-берсеннән аерылышалар. Аларның ничек исән калуы, яңадан кушылуы, үз-үзләрен саклап калулары турында әлеге опера сөйли.
Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт академик симфоник оркестры «МИРАС» фестивале кунакларына әлеге заманча опера шедеврының концерт башкаруын тәкъдим итәчәк. «Кави-Сәрвәр» операсын куючы дирижер - Айрат Кашаев. Режиссер-куючы - Илгиз Зәйниев. Солистлар - Артур Исламов, Эльза Исламова, Миләүшә Таминдарова, Денис Хан-Баба, Рөстәм Әсаев, Кәрим Галиев, Илүсә Хуҗина, Сөмбел Кыямова, Айгөл Гардисламова, Любовь Добрынина, Ирек Фәттахов, Илгиз Мөхетдинов, Иркен Мостафин, Алсу Идрисова, Айсылу Нуруллина, Руслан Габбасов, Дмитрий Босов.
Концертта шулай ук Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры да катнаша.
Проект Татарстан Республикасы Рәисе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, шәхсән мәдәният министры Ирада Әюпова, һәм Татарстан Республикасы ДАСО сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский ярдәмендә гамәлгә ашырыла.