Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2023 елда халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүгә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантларын алу конкурсына гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә

2023 елның 10 феврале, җомга

2015 елның 25 маендагы 368 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантларын бирү тәртибенә үзгәреш кертү турында» карары белән расланган Халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү тәртибенә үзгәреш кертү хакында» 2021 елның 31 маендагы 424 номерлы карарын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2023 елда халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантларын алу конкурсына гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә.

Конкурста катнашуга гаризалар кабул итү 2023 елның 15 февраленнән 15 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

Дәүләт ярдәме чараларын алу максатында гаризалар һәм документлар «Минем субсидияләрем» мәгълүмат системасы аша https://subsidiya.tatarstan.ru/landing/ адресы буенча сайтта яисә мобиль кушымта аша бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International