Фәрит Бикчәнтәев яңа актерлык-режиссерлык курсы җыя

2013 елның 5 августы, дүшәмбе

Актерлык-режиссерлык осталыгы буенча белем алырга теләүчеләргә көтелмәгән мөмкинлек. Фәрит Бикчәнтәев курсына өстәмә шәкертләр җыя. Фәрит Бикчәнтәев җитәкчелегендә яңа татар актерлык-режиссерлык курсына июль аенда кабул итү имтиханнары узган иде. Аларның нәтиҗәләре буенча, бу курска тагын өстәмә рәвештә ир-егетләр кабул ителәчәк. Кабул итү имтиханнары 27нче һәм 28нче августта була. Гаризаларны 15нче августтан 17сенә кадәр Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының кабул итү комиссиясенә тапшырырга кирәк. 

Бикчәнтәевнең яңа актерлык-режиссерлык курсына кабул итү имтиханнары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: рус теле, рус әдәбияты, әңгәмә һәм актер осталыгы (шигырь, мәсәл яки чәчмә әсәрдән өзек; җыр, бию, музыкаль әсәр башкару). Моннан тыш, “Драма режиссеры” юнәлеше буенча укырга җыенучы абитуриентлар, “Практик режиссура”дан өстәмә имтихан да тапшырырга тиеш .

Кабул итү шартлары һәм әзерлек өчен кирәк булган әдәбият исемлеге белән Камал театры сайтында (kamalteatr.ru) танышырга мөмкин. Өстәмә мәгълүматны 277-59-17, 277-05-54 телефоннары аша Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының кабул итү комиссиясеннән алырга була. Барлык абитуриентларга да татар телен белү мәҗбүри.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International