Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестры Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» VIII татар музыкасы фестивален ачты.
Солистлар - Алинә Шәрипҗанова, Әмир Әхмәдишин, Алмас Хөсәенов (вокал), Динә Закирова (кыл-кубыз), Гөлнар Ярмиева (курай). Шулай ук концертта Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендә ТР Дәүләт камера хоры да катнашты.
Дирижёр пульты артында - Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык артисты Рөстәм Абязов.
Концертны алып баручылар - Александра Нагорнова һәм Әмир Әхмәдишин.