2023 елның 2 февралендә Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүенең 80 еллыгы билгеләп үтелә.
Бу истәлекле көн хөрмәтенә, 2023 елның 4 февралендә Казанда Советлар Союзы Герое, 38 нче укчы дивизия командиры һәм 25 нче гвардия укчы корпусы (7 нче гвардия армиясе), генерал-лейтенант Сафиуллин Гани Бекин улына (01.07.1905 - 14.10.1973) мемориаль такта ачу тантанасы узачак.