2023 елның 14 - 16 февралендә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының «Эрмитаж-Казан» үзәге лекториясендә һинд мәдәниятенә багышланган «Күпкырлы Һиндстан» лекцияләр циклы узачак. Очрашуларда һинд сәнгате һәм аның үрнәкләре турында сөйләячәкләр.