А.С. Пушкин мәдәни үзәгендә күренекле татар шагыйре Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты турында спектакльләр күрсәтелде

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә Пушкин мәдәни үзәге сәхнәсендә “Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясе узган гасырның күренекле татар шагыйре Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты турында сөйләүче берьюлы ике спектакль күрсәтте. Труппа “Ерак йолдыз яктысы” спектаклен рус һәм татар телләрендә тәкъдим итте.

Бу юлы спектакльләрне Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумы, Казан технология һәм дизайн колледжы, Казан кооператив институтының татар мәдәнияте үзәге студентлары тамаша кылды. Спектакльне татар телендә студентлар белән бергә ТР Дәүләт Советы депутатлары да бәяләде.

Режиссер, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ атказанган артисты Рәшит Заһидуллин сәхнәләштергән әсәрләрнең нигезенә узган гасырның күренекле татар шагыйре Хәсән Туфанның тормыш юлы салынган.

Спектакль шагыйрь тарихын туры чагылдырмый: монда төп герой – узган гасырның 30нчы елларында репрессияләрдән зыян күргән барлык мәдәният эшлеклеләренең җыелма образы.

Спектакль төп геройның һәм аның тугры тормыш иптәшенең бөек мәхәббәте турында уйландыра. Актриса Луиза Салиәскәрова заманында “халык дошманы хатыны” тамгасының бөтен авырлыгын үз җилкәсенә алган.

16 ел дәвамында ул язмышка зарланмыйча, шагыйрьгә азык-төлек белән посылкалар җыеп җибәрә. Эшсез, торыр җирен һәм баласын югалткан хатын-кыз исән калу һәм якынына өмет бирү өчен хастаханәдә кан биреп, җаен таба. Ире кайтырга ике ай кала аның гомере өзелә.

Луиза ханым бик көчле хатын булган, бүген андыйлар сирәк. Хәсән Туфан аның өлешенә төшкән сынаулар турында белмәгән. Аларның мәхәббәте бөтен спектакль аша уза: ул Луиза ханыма да, Хәсән Туфанга да сынмаска булышкан.

“Хәсән Туфан – татар халкы өчен бөек шагыйрь. Язмыш кырыслыгыннан сынмаган кеше. Ул вакытта күпләр аның тормыш юлын кабатлады. Ләкин нәкъ менә Хәсән Туфан, барлык авырлыкларны кичереп, җиңүче булып чыкты. Яшь артистларыбызның мондый катлаулы материал куярга курыкмавына мин бик шат. Спектакль бик әйбәт килеп чыккан, ул тамашачы игътибарына лаек”, — дип кичерешләре белән уртаклашты ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова.

Залда булган күп кенә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, студентлар кебе үк, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Камил Ногаев та күз яшьләрен тыя алмады.

“Спектакльдәге вакыйгалар әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз белән булган. Минем бабамны сюжеттагы кебек үк репрессияләделәр, немец разведчигы дип атадылар. Хәзер бу турыда бик аз кеше сөйли. Мин бу моңсу мизгелләрнең барысын да искә төшердем. Хәсән Туфанның ачы язмышы турындагы спектакльдә мин күз яшьләремне тыя алмадым. “Созвездие-Йолдызлык” командасы бүгенге яшьләр киләчәктә мондыйга юл куймасын өчен тарихыбызның фаҗигале эпизодларын күрсәтә. Ул караңгы чорда кешене кеше дип санамаганнар, ә без үзебездә кешелеклелекне югалтмаска тиеш. Бу команда тарафыннан олы хезмәт башкарылган, моның өчен аларга зур рәхмәт”, - диде ул.

Бүген, 2 февральдә спектакльнең рус телле версиясен “Энергетик” мәдәният сараенда Зәй халкы күрәчәк, ә иртәгә, 3 февральдә, спектакльнең татар телле версиясен Мөслим районының авыл мәдәният йортында тамашачылар бәяли алачак.

“Ерак йолдыз якты” спектакленең татарча версиясе ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия гранты һәм аның рәисе Марат Әхмәтовның шәхси ярдәме белән тормышка ашырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International