Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә йомгаклау коллегиясе кысаларында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова «Союзмультфильм» киностудиясе директорлар советы рәисе Юлиана Слащева һәм «Россия креатив атнасы» форумы директоры Марина Абрамова белән очрашты. Әңгәмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Очрашу барышында Казанда «Союзмультпарк» мультимедиа үзәгенең алга таба үсеше турында фикер алыштылар. 2021 елда ачылган үзәк килүчеләрне анимация дөньясы белән таныштыра һәм Татарстан Республикасының тарихы һәм мәдәнияте турында сөйли. 2022 елда яңа киңлектә 57 меңгә якын кунак булды, 8 мең мастер-класс үткәрелде.
Очрашу барышында шулай ук Татарстанда 2023 елда төбәк креатив атнасын уздыру турында да фикер алыштылар.