«Кырык дүртнең май аенда» фильмы кастингында катнашырга чакырабыз

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Февраль ае башында Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшереләчәк нәфис фильмга кастинг үтәчәк. Актерларны билгеләүдә язучының хатыны Руфина Фәттахова да катнашачак.

«Кырык дүртнең май аенда» фильмы февраль ахырында Арча районында төшерелә башлый. Гомумкешелек кыйммәтләрен пропаганадалаган тулы метражлы нәфис фильмның режиссеры – Александр Далматов. Картинаның директор Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов булачак.

Фильм Татарстан Мәдәният министрлыгы субсидиясе хисабына Арча якташлыгы җитәкчелегендә төшерелә. Фильмның продюсеры – К.Тинчурин театры директоры, Арча якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов.

Фильмга сценарийны танылган драматург Шамил Фәрхетдинов белән Александр Далматов әзерләде. Сценарий Нурихан Фәттахның хатыны табибә Руфина Фәттахова белән килештерелеп, ул фильм төшерергә үзенең рөхсәтен бирде.

«Кырык дүртнең май аенда» фильмы Нурихан Фәттахның тууна 95 ел тулуга һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгына багышлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International