«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең жюри әгъзалары Югары Ослан районында иҗади юнәлешләрне көчәйтү белән кызыксына

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Югары Осланда ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXIII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленә әзерлек кысаларында мастер-класслар узды. Проектның танылган жюри әгъзалары белән традицион бушлай иҗади очрашулар сериясе бу көннәрдә республика шәһәрләрендә һәм авылларында үтә.

Югары Ослан районында дәресләр өч юнәлештә узды - вокал, хореография һәм конферанс. Ике көн дәвамында фестивальнең генераль продюсеры, мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты Дмитрий Туманов, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең сәнгать җитәкчесе Дмитрий Платонов, «Дорога из города» бию театры җитәкчеләре Айрат һәм Лилия Баһаветдиновлар, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе артисты Владимир Шнитко үз белемнәре белән уртаклашты.

Фестивальдә катнашучының әнисе Гөлнара Хәлимова Югары Осланда вокал укытуда кайбер проблемалар булуы турында сөйләде. Аның фикеренчә, бу башка район катнашучыларының номерлары белән чагыштырганда, аеруча сизелә.

«Югары Ослан балалары көндәшләренә сизелерлек оттыра. Шуңа күрә мин үз баламны педагог янына Казанга алып барам. Әлбәттә, логистика ягыннан бу уңайсыз, ләкин нәрсә эшләргә? Ә монда осталар үзләре безгә тәҗрибә уртаклашырга килә! Сез бу берничә сәгать эчендә балаларның ничек үзгәрүен күз алдыгызга да китермисез: тавыш башкача яңгырый, материал башкача җиткерелә башлый. Безнең районда мондый очрашулар күбрәк булсын иде. Аларга тиңнәр юк», - дип ассызыклады ул.

Ул шулай ук дәресләр вакытында аерым номер өстендә генә түгел, ә алга таба тулаем эшкә юнәлеш бирелүен билгеләп үтте.

Югары Осландагы конферанс буенча бердәнбер педагог - район мәдәният йортының куючы режиссеры һәм Югары Ослан урта мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Ксения Анохина да мастер-классларның актуальлеге турындагы фикерләре белән уртаклашты.

«Коллегаларымның тәҗрибәсен мин фестивальдә генә өйрәнә алам, чөнки районда мин үзем генә укытам. Шуңа күрә минем өчен дәресләрне чын мәгънәсендә өйгә кадәр алып килүләре - чын бүләк. Мондый ярдәм өчен проектка рәхмәт», - диде ул.

Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдинов та мастер-классларда булды. Монда иҗади очрашулар аның ярдәме белән уза.

Дмитрий Туманов билгеләп үткәнчә, Марат Зиатдинов ярдәме белән районда хореография юнәлеше күтәрелгән. Бүген район башлыгы конферанс һәм вокал кебек башка иҗади юнәлешләрне көчәйтергә тели.

Шул ук вакытта Дмитрий Туманов республика районнарындагы педагогларны да фестиваль дирекциясе белән тыгыз элемтәдә булырга чакырды.

Исегезгә төшерәбез, мастер-класслар сериясе 2022 елның декабрендә старт алды. Жюри әгъзалары белән якындагы дәресләр Алабугада (3 февраль), Лениногорскида (4 февраль) һәм Бөгелмәдә (5 февраль) узачак.

Чаралар ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International