А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә "Ф.И.Шаляпинның тууына 150 ел. Олы тантана минутларында" дип исемләнгән концерт белән "Тәкъвим битләрен барлаганда" концертлар циклы яңартыла

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә «Тәкъвим битләрен барлаганда» концертлар циклы яңартыла. Сезне 13 февраль 18:30 сәг. "Ф.И.Шаляпинның тууына 150 ел. Олы тантана минутларында" дип исемләнгән концертка чакырабыз. Программада Ф.И.Шаляпин репертуарыннан арияләр һәм романслар яңгыраячак.

Кичәнең махсус кунагы - 2017 елда Шаляпин премиясе иясе Дмитрий Босов, концертмейстер - ТР халык артисты Роман Чуйнов. Концертта шулай ук Шаляпинның тормышын һәм иҗатын өйрәнүче Алексей Липовецкий һәм А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәк артистлары да катнаша. Проектның авторы - ТР атказанган артисты Юлия Җиһаншина.

«Тәкъвим битләрен барлаганда» - 2023 концерты бөек рус җырчысы репертуарыннан арияләр һәм романслар белән ачылачак. Шаляпин тамашачыларны бетмәс-төкәнмәс темпераменты белән, һәр нотага җиренә җиткереп башкаруы, һәрбер җырның сүзләрен бик төгәл һәм чын интонацияләр белән башкаруы нәтиҗәсендә, тулысы белән камил булды һәм сәхнәгә лаеклы җырчы иде.

Бөек Шаляпин турында инде барысы да язылган һәм әйтелгән кебек, әмма А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә концерт бөек якташыбыз иҗатын яңа яктан ачачак.

Билетларны Пушкин картасы буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International