Бүген Казан Кремле территориясендә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашында Президент мәдәни инициативалар фонды генераль директоры Роман Карманов белән очрашты.
Очрашуда креатив индустрияләр, муниципаль мәдәният учреждениеләре вәкилләре, грант конкурсларында җиңүчеләр катнашты.
Интерактив форматта спикер фондтан ярдәм алуга гариза бирү тәртибен аңлатты, уңышлы проектларны мисал итеп китерде һәм сорауларга җавап бирде.
Исегезгә төшерәбез, 1 февральдә Президент мәдәни инициативалар фондының яңа грант конкурсы старт ала.
https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2158148.htm
Шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында иртәгә «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә 12:00 сәгатьтә коммерция оешмалары, муниципаль учреждение вәкилләре белән очрашу узачак. Катнашучылар һәм грант конкурсын үстерү перспективалары турында фикер алышу көтелә.