ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясендә «Яшь рәссамнар графикасы» шәхси күргәзмәләре ачыла

2023 елның 28 гыйнвары, шимбә

2 февраль 16:00 сәгатьтә ТР ДССМ Заманча сәнгать галереясендә «Регина Мавринаның басма графикасы» күргәзмәсен ачу тантанасы узачак.

Әлеге күргәзмә «Яшь рәссамнар графикасы» шәхси күргәзмәләр сериясен ачачак.

Регина Маврина Яшел Үзәндә яши һәм иҗат итә. 2022 елда ул В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтының графика бүлеген кызыл диплом белән тәмамлый. Хәзер Регина Маврина иҗади һәм педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә, нигездә, басма графикага басым ясый, соңгы ун елда әлеге юнәлеш Татарстанда популяр.

Күргәзмәдә Регина Мавринаның  2015-2022 елларда төрле техникада иҗат ителгән линогравюра, офорт, коры энә, картондагы гравюра, трафарет, коллаж кебек төп әсәрләре күрсәтеләчәк.

Ачылуга керү ирекле.

Күргәзмә 12 февральгә кадәр дәвам итәчәк. «Яшь рәссамнар графикасы» сериясе күргәзмәләре 1,5 дәвамында галереяда узачак, Маврина күргәзмәсеннән соң Владислав Баранов, ә алга таба - Екатерина Васильева күргәзмәләре ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International