“Бергә яшик” хәйрия фонды тарафыннан оештырылган “Бергә яшик” премиясе гражданлык инициативасын күрсәтүче, бергәлекләргә тупланган һәм социаль проблемаларны хәл итүче, мәдәни традицияләрне үстерүче, мирасны саклаучы, мәгърифәт белән шөгыльләнүче, мохтаҗларга ярдәм итүче битараф булмаган кешеләрне эзли һәм ярдәм итә.
Премиянең приз фонды 2023 елда 1 125 000 сум тәшкил итәчәк.
Премия лауреатларын эксперт жюри составы билгеләячәк, аңа танылган һәм абруйлы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, журналистлар, мәгърифәтчеләр, хәйриячеләр һәм руханилар кергән. Экспертлар тәкъдим ителә торган проектларның нәтиҗәлелеген бәяләячәк, проект ярдәмендә төбәкләрдә социаль һәм иҗтимагый проблемалар ничек хәл ителүен караячаклар, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә проектларны тиражлау һәм киңәйтү мөмкинлеген анализлаячаклар.
Премия турында “Бергә яшик” ВК төркеменнән белергә була https://vk.com/fond_zhit_vmeste