Россия Кинематографистлар берлеге рәисе Никита Михалков «Татмультфильм» берләшмәсен Муса Җәлил исемендәге Республика премиясен алу белән котлады. Ул аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар һәм яңа казанышларга ирешүләрен теләде. «Татармультфильм» Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә татарча мультфильмнар җыентыгы өчен лаек булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте