Казанда күренекле дирижёр, педагог, ТАССР һәм РФ халык артисты Мансуров Фуат Шакир улына мемориаль такта ачылды

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

Бүген Казанда күренекле дирижёр, педагог, ТАССР һәм РФ халык артисты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Мансуров Фуат Шакир улы яшәгән Карл Маркс урамында урнашкан, 23/6 йорт фасадында мемориаль такта ачу тантанасы булды.

Тантанада Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, Россия Композиторлар берлеге идарәсе рәисе, Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең уку һәм тәрбия эше буенча проректоры Ринат Халитов, Фуат Шакир улының кызы Марина Фуат кызы Мансурова, иҗат берлекләре әгъзалары, шәһәр халкы катнашты.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Фуат Мансуровның 20 елдан артык Россия Дәүләт академия Зур театрының баш дирижеры булып эшләвен билгеләп үтте.

Музыкант Татарстанның Симфоник оркестрына яңа сулыш һәм энергия белән илһамланда, анда 1989 елдан баш дирижер һәм сәнгать җитәкчесе булып эшли. Билгеле булганча, аңа берничә тапкыр Австралиядә оркестр, Төркия Президенты оркестрын, Аргентина операсын җитәкләргә тәкъдим иткәннәр, әмма күренекле дирижер Россиядә калган.

Тантана мемориаль тактага чәчәкләр кую белән тәмамланды.2023 елның 10 гыйнварында Фуат Шакир улына 95 яшь тулган булыр иде.Мемориаль такта авторы - сынчы Фәнил Вәлиуллин (Казан шәһәре).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International