РФ Мәдәният министрлыгы Россиянең 46 һәвәскәр коллективына "Атказанган халык иҗаты коллективы" исемен тапшырды. Әлеге исемгә Татарстан Республикасыннан "Бисеринки" ансамбле дә лаек булды.
"Бисеринки" ансамбле 1994 елда оештырылган һәм бүгенге көнгә кадәр Яр Чаллы шәһәрендә үз эшчәнлеген дәвам итә. Коллективта 4 яшьтән 16 яшькә кадәр йөздән артык бала бар. Дүрт яшьтән нәни артистлар концертларда, фестивальләрдә һәм конкурсларда чыгыш ясау нәтиҗәсендә башкару һәм сәхнә сәнгате нигезләрен өйрәнәләр.
Ансамбль репертуарында татар, рус, белорус, испан, итальян һәм башка бик күп биюләр бар.
Җитәкче - Нурмөхәммәтова Лилия Эдуард кызы.
Ансамбльнең һәр катнашучысын котлыйбыз, иҗади уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!