20 гыйнварда сәгать 15.00 дә Татарстан Милли музеенда 2023 елгы Шаляпин стипендиясенә номинантларны тыңлау булачак. Бу конкурс сайлап алуының финалы, хәлиткеч этабы булачак: тыңлау нәтиҗәләре буенча стипендия иясе билгеләнәчәк.
«Быел Федор Шаляпинның юбилей елы – тууына 150 ел – һәм стипендия тапшыру да тантаналырак узачак. Стипендия күләме дә арта. Бу юлы номинантлар гадәттәгедән күбрәк – 15 кеше! Нигездә, бу академик вокал буенча студентлар: алар өчен Шаляпин стипендиясе йолдызларга юлның башы булырга мөмкин», – дип сөйләде Горький һәм Шаляпина музее җитәкчесе Марианна Гаврилова.
Шаляпин стипендиясенә 15-35 яшьлек вокалистлар номинацияләнә. Күп кенә лауреатлар соңыннан россия опера сәхнәсенең горурлыгына әверелә, дөньяның әйдәп баручы сәхнә мәйданчыкларында үзләрен таныта. Алексей Тихомиров – «Геликон – опера» солисты, Михаил Казаков – Зур театр, Дамир Закиров-Михайловский театры, Аида Гарифуллина Арена ди Верона, Мариинский театрында, Вена дәүләт операсында җырлый.
«Номинантларны видео аша карау урынына очно сайлап алу яңалыгы 2 нче ел гына уза. Һәр номинант академик вокал жанрында ике әсәр башкарачак. Татарстан Милли музее – стипендияне гамәлгә куючы гына түгел, музыкаль номерларны башкару өчен менә дигән мәйданчык та: уңайлы конференц-зал, искиткеч рояль, яхшы акустика», – дип билгеләп үтте Марианна Гаврилова.
Тыңлаулар нәтиҗәләре буенча 2023 ел лауреаты билгеләнәчәк. Аны игълан итеп, 13 февральдә Горький һәм Шаляпин музеенда – Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулу уңаеннан бәйрәм программасы вакытында стипендия тапшырачаклар.
Шаляпин стипендиясенең килеп чыгышы 1912 елда башлана. Ул чакта Федор Шаляпин үзенең Ватаның соңгы килүендә Казанның алтынчы башлангыч училищесының иң яхшы укучысына исемле стипендия булдыра. Традиция 1990-нчы елларда торгызыла. Стипендияне гамәлгә куючы Татарстан Милли музее булды, ә аның филиалы Горький һәм Шаляпин музее конкурс сайлап алуларын оештыра. Традиция буенча Шаляпинның туган көнендә – 13 февральдә лауреат исемен игълан итәләр һәм стипендия тапшыралар.