2023 елның 20 февраленә кадәр НТВ телеканалы үткәрә торган «Син супер! 60+» вокал конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә.
Кемнәр катнаша ала: 60 яшьтән өлкәнрәк ялгыз пенсионерлар, вокал сәләткә ия булган төрле сәбәпләр аркасында туганнарының һәм якыннарының кайгыртуыннан мәхрүм калучылар (картлар йортларында, ветераннар йортларында, социаль яклау органнары карамагындагы махсуслаштырылган интернатларда яшәүче, шулай ук гаиләләре булмаган ялгыз пенсионерлар, яки алардан ерак яшәүче яки аралашмаган балалары һәм оныклары булган пенсионерлар).
Проектта катнашучылар онлайн кастинг вакытында сайланачак.
Алга таба конкурс Мәскәүдә узачак. Юл, яшәү һәм туклану чыгымнарын НТВ телеканалы үз өстенә ала. Проектта психологлар һәм медицина персоналы бар.
НТВ телеканалы сайтында конкурс турында мәгълүмат:
https://www.ntv.ru/peredacha/Super60/internal/89781/