30 декабрьдә Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Милли музее һәм «Казан» халыкара аэропортының уртак күргәзмә проекты ачылды. Ул Максим Горькийның тууына 155 ел һәм Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулуга багышланды.
Күргәзмәдә танылган ватандашларыбызның тормышы турында сөйли торган уникаль фотосурәтләр тәкъдим ителде. Горький һәм Шаляпин өчен Казан «таяну ноктасы» һәм «көч урыны» була, биредә алар үзләренең төп «тормыш сабакларын» үтәләр һәм монда аларның киләчәге юл ала. Горькийның сүзләренә караганда, ул Казанда «рухи ачылышын» ала, Шаляпин - дөньяда иң атаклы Казанлы исемен яулый.
«Казан» халыкара аэропорты Татарстан Республикасы Милли музее тарафыннан тәкъдим ителгән экспозиция өчен рәхмәтен белдерә, күргәзмә һичшиксез, республика кунакларында зур кызыксыну уятачак», - диде «Казан» халыкара аэропорты матбугат хезмәте җитәкчесе Гадел Гатауллин.