Казан Кремлендә «Тиреләр өчен көмеш» күргәзмәсе ачылды

2022 елның 30 декабре, җомга

«Казан Кремле» Музей-тыюлыгының күргәзмә залларында «Тиреләр өчен көмеш» күргәзмәсе ачылды, анда, шул исәптән Дәүләт Эрмитажы җыентыгыннан 142 уникаль экспонат тәкъдим ителгән. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында уза.

«Казан Кремле» Музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов Мәрҗани Фондына һәм Дәүләт Эрмитажындагы хезмәттәшләренә проектны Казан Кремле территориясендә тәкъдим итү форсатын булдыру өчен рәхмәтен белдерде.

«Тиреләр өчен көмеш» күргәзмәсе Казан Кремлендә 2023 елның 2 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International