"Аюкай" кинокартинасын Татарстанның балалар социаль учреждениеләрендә күрсәтәчәкләр

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

Яңа ел бәйрәме ял көннәрендә 3 гыйнвардан 6 гыйнварга кадәр Татарстанның балалар социаль учреждениеләрендә режиссер Юлия Захарованың "Аюкай" ("Мишка") тулы метражлы фильмының хәйрия күрсәтүләре оештырылачак. 

Казан, Бөгелмә, Азнакай, Лениногорск, Менделеевск, Яр Чаллы интернат мәктәпләрендә, балалар йортларында һәм социаль приютларда хәйрия күрсәтүләрен оештыручы булып "Татаркино" ДБУ чыгыш ясый. Шулай ук режиссер-куючы Юлия Захарова һәм төп геройларның берсе белән иҗади очрашулар планлаштырылган.

Алга таба "Аюкайны" Россия прокатында да күрсәтү планлаштырыла, хәзерге вакытта дистрибьютер белән сөйләшүләр алып барыла. Моннан тыш, картина Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә Татарстан киносы көннәре кысаларында күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International