Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районында ике мәдәният объекты ачылды

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Куш-Елга авылында күп функцияле үзәк ачылды. 100 урынлы яңа бина санаулы ай эчендә салынды, ул элек авыл мәдәният йорты булган урында төзелгән. Демонтаж эшләре июнь аенда башланды һәм бүгенге көндә объект эксплуатацияләүгә тулысынча әзер.

Авыл халкын шундый шатлыклы вакыйга һәм якынлашып килүче Яңа-2023 ел белән район башлыгы Рәзиф Кәримов, Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән куратор Иван Гущин, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы вәкиле Виктория Самсонова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов котладылар.

Подрядчы оешма вәкилләренә төзелеш эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарганы өчен рәхмәт хатлары тапшырылды. Авылда яңа социаль объект ачылу хөрмәтенә мәдәният хезмәткәрләре көче белән беренче концерт программасы күрсәтелде.

Бүген үк аз гына соңрак үз ишекләрен тагын бер мәдәният объекты ачты. Откан грантны тормышка ашыру кысаларында «Татнефть» ГАҖ Югары Нәлем авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International