1 августта 15 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында ( Пушкин урамы, 66/33, 4 кат) IX Казан Халыкара мөселман кинофестиваленә багышланган матбугат конференциясе була. Сайлап алу комиссиясе вәкилләре башкарылган эшләр турында сөйләп, конкурска кертелгән 50 фильмны атаячак.
Матбугат конференциясендә катнашалар:
- Сергей Лаврентьев (Мәскәү), сайлап алу комиссиясе рәисе, кино белгече, кино тарихчысы;
- Светлана Хохрякова (Мәскәү), сайлап алу комиссиясе рәисе, кино тәнкыйтьчесе, «Московский комсомолец» газетасы күзәтүчесе;
- Гүзәл Нигъмәтуллина, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары;
- Елена Алексеева, сайлап алу комиссиясе рәисе, кино белгече.
Хөрмәтле журналистлар! Сезне матбугат конференциясендә катнашырга чакырабыз. Аккредитацияне shigabetdinov.pr@gmail.com. электрон адресына язып узарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат: http://kazan-mfmk.com/, 8 927 2400017
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте