Татарстанның табигать тарихы музее «XXI гасырда Фәнни музей» дигән грант конкурсында җиңеп чыкты

2013 елның 29 июле, дүшәмбе

Татарстанның  табигать тарихы музее быел җиденче тапкыр уздырылучы «XXI  гасырда Фәнни музей » дигән  грант конкурсында җиңеп чыкты. Музейның бу әлеге конкурста өченче җиңүе инде.

Конкурска Россиянең төрле музейларыннан барлыгы  90 заявка бирелгән иде.  Татарстанның табигать тарихы музее берьюлы ике номинациядә җиңүче дип танылды:

- «Минералларның сихерле балкышы» проекты белән  «Фәнни-техник һәм табигать фәннәре музейларында яңарыш» номинациясендә;

- «Мелкоскоп» проекты белән «Фәнне һәм техниканы популярлаштыручы интерактив экспонатлар булдыру» номинациясендә.

Шушының белән бәйле рәвештә музей «Мелкоскоп» интерактив экспонаты ачылу уңаеннан “Табигать фәне” дигән фотоконкурста катнашырга тәкъдим итә.  Иҗади бәйгедә көч сынашырга теләк белдергән һәркем: һөнәри фотографмы ул, яисә һәвәскәрме – барыбер, табигатьнең гүзәл манзараларын, сокландыргыч мизгелләрне сурәткә төшереп, эшләрен конкурска бирә ала. 

Музей  кәгазьгә басылган фотоларны яисә электрон почтага юлланган эшләрне   9 сентябрьгә кадәр  кабул итә. 12 сентябрьдә  Казан Кремленең рәсми сайтында  онлайн-тавыш бирү башланачак.  Һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнәчәк, аларның эшләреннән күргәзмә оештырылачак.  Конкурс йомгаклары 2013 елның 3 ноябрендә игълан ителәчәк.

Мәгълүмат өчен: 567-80-37, (843) 567-80-35, tabigat06@mail.ru, http://www.kazan-kremlin.ru/museums/nature/.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International