ТР мәдәният министры Ирада Әюпова республиканың талантлы яшьләре белән очрашты

2022 елның 16 декабре, җомга

16 декабрьдә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда җиңүчеләр, талантлы балалар һәм яшьләр, Министрлык стипендиатлары һәм яшь белгечләр белән очрашты.

Чара азагында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова 2022 елда Татарстан Республикасының авыл торак пунктларында урнашкан дәүләти яисә муниципаль мәдәният, сәнгать һәм кинематография оешмаларына эшкә кергән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә бер тапкыр бирелә торган финанс түләүләр алучы яшь белгечләргә сертификатлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International