ТР Милли музеенда Петр I тууына 350 ел тулу уңаеннан интерактив күргәзмә ачылды

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

15 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Петергоф» музей-тыюлыгыннан «Кызык өчен генә түгел, эш өчен дә» интерактив күргәзмәсе ачылды. Килүчеләргә бу юлы экспонатларны карарга һәм дә кагылырга да мөмкин.

«Бу проект стендлы күргәзмәләр оештыруда яңа алым, - дип саный ТР Милли музее генераль директоры Алиса Вяткина. - Монда сезгә берәү дә: «Экспонатларга тимәгез», - дип әйтмәячәк. Киресенчә, монда аларга кагылырга мөмкин һәм кагылырга кирәк. Тотып карарга, әйләндерергә һәм борырга да мөмкин».

Ике күргәзмә дә Петр I 350 ел тулуга багышланган, Петербург музейлары ассамблеясе эше кысаларында барлыкка килде. «Без ассамблеягә керүче Татарстаннан бердәнбер музей, - дип ассызыклады Алиса Вяткина. - Без дә зур эш башкардык. Безнең «Петр кораблары» күргәзмәсе һаман да ил буйлап сәяхәт итә. ассамблея эше барышында без «Петергоф» дәүләт музей-тыюлыгы кебек куәтле һәм ышанычлы партнер белән килештек, хезмәттәшлек турында шартнамәгә кул куйдык.

Күргәзмәләргә 2023 елның 30 гыйнварына кадәр музейга керү билетлары белән керү мөмкин. Шулай ук аларны Пушкин картасы буенча да карарга була. Күргәзмәләр белән бергә 20 декабрьдән ТР Милли музееның яңа ел программалары узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International