2013 елның 26 июлендә Татарстанда күренекле шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Романович Державинның тууына 270 ел тулуга багышланган Бөтенроссия Державин фестивале була.
Фестивальдә катнашу өчен Мәскәү, Петрозаводск, Санкт-Петербург, Новгород, Тамбов, Уфа, Чабаксар, Йошкар-Ола шәһәрләреннән танылган шагыйрьләр, язучылар берлекләре җитәкчеләре чакырылды.
26 июль көнне 12 сәгать 45 минутта М. Горький урамында Лядской бакчасындагы Державин һәйкәленә чәчәкләр куелачак, анда республика җитәкчеләре, Татарстан һәм Россиянең танылган язучылары һәм галимнәре катнашачак. Шул ук көнне 14 сәгатьтә Лаешта традицион шигырь бәйрәме була. Биредә «Старик Державин нас заметил...» балалар иҗат конкурсында катнашучыларга Гавриил Державин исемендәге Бөтенроссия әдәби бүләге тапшырылачак.
Беренче Бөтенроссия Державин фестивален Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасы Милли музее оештыра.
Барлык тамашачыларны шигырь бәйрәменә 26 июль көнне 13 сәгатьтә Лядской бакчасыннан бушлай автобуслар алып китәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте