2022 елның 27 ноябрендә 18.00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында Юрий Башмет һәм «Мәскәү солистлары» Камера ансамбленең Хәйрия концерты булачак. Концерт «Мәскәү солистлары» Камера ансамбленең 30 еллыгына багышланган турне кысаларында уза.
Хәзер без барыбыз да катлаулы тарихи чор кичерәбез. Нәкъ менә шундый мизгелләрдә без кешеләрнең иң яхшы сыйфатларына мохтаҗ - битараф булмау, үзара ихтирамлы булу һәм кешеләргә ихлас булу.
Хәзерге вакытта мораль һәм эмоциональ ярдәм күрсәтү, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә һәм туганнарына максималь дәрәҗәдә кешелеклелекле булу аеруча мөһим дип саныйбыз. Нәкъ менә шуңа күрә Казанда махсус концерт уздыру идеясе барлыкка килде.
27 ноябрьдә Казандагы концерт Юрий Башметның хәйрия концертларын дәвам итәчәк, алар быел Клин, Волгоград, Ярославль шәһәрләрендә, Мәскәү өлкәсенең «Патриот» Паркында узды.