"7 көндә кино - 2020" альманахына бер атна эчендә булдырылган 10 кыска метражлы фильм керде. Бу Россия, Кытай, Франция, Германия, Румыния, Никарагуа, Вьетнам һәм Яңа Зеландия кинематографистлары эшләре.
Аларның күбесе соңрак халыкара кинофестивальләрдә җиңүче булды, ә "Искра" фильмы Каннада "Riviera Film Festival" фестивалендә бүләкләнде.
Фильмнар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелгән халыкара конкурс кысаларында булдырылды.
24 ноябрьдән "7 көндә кино" альманахы Россия территориясендә прокатка чыга, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Екатеринбург, Түбән Новгород, Пермь, Сочи, Төмән, Калининград, Уфа, Саратов, Чиләбе һәм башка бик күп шәһәрләрдә күрсәтеләчәк.
Альманахның Мәскәү премьерасы 21 ноябрьдә Кино йортында узачак, ә Санкт-Петербургта - 23 ноябрьдә Англетер кунакханәсендә "Кино&Театр" кинотеатрында тәкъдим ителәчәк.
Казанда керү ирекле. Кинолар 19:00 сәгатьтә башлана.