Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Филармония джаз-оркестры дирижеры Анатолий Василевский вафат булды

2022 елның 19 ноябре, шимбә

Бүген 19 ноябрь көнне 82 нче яшендә дөньядагы киң танылган джаз музыкасы тарихы һәм теориясе белгече Василевский Анатолий Александр улы вафат булды. Ул ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2010), профессор, ТР Филармоник джаз-оркестрының баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе (2011-2014 еллар), ТР Филармония джаз-оркестры дирижеры (2014 - 2020 еллар).

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы Василевский Анатолий Александр улының туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International