Бүген ТР Мәдәният министрлыгында авторлык хокукы, сәнгать-эксперт советлары эшчәнлеге һәм иҗади берлекләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча ведомствоның квартал коллегиясе узды.
Утырыш ТР мәдәният министры Ирада Әюпова рәислегендә узды.
Коллегия барышында түбәндәге темалар күтәрелде: сәнгать-эксперт советлары эшчәнлеге һәм Татарстанның иҗат берлекләренә ярдәм итү чаралары, дәүләт хакимияте органнары әсәрләренә үзенчәлекле хокуклар тапшыру, шулай ук әдәбият һәм музыкаль мирас өлкәсендә авторлык хокукы мәсьәләләрен хәл итү моделе тәкъдим ителде.