Бүген 15 ноябрь «Нократ - балачак шәһәре» халыкара фестивале кысаларында Афанасьев исемендәге Киров курчак театры сәхнәсендә «Әкият» курчак театры артистлары Александр Пушкин әсәре буенча «Салтан патшасы турында әкият» спектаклен (Лев Кожевников инсценировкасы) куйдылар.
Чыгыштан соң оештыручылар артистларга дипломнар тапшырдылар.
14 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр уза торган «Нократ - балачак шәһәре» җиденче Халыкара театр фестиваленең төп һәм off-программасы бар.
Кировның өч театры сәхнәсендә ун спектакль карарга мөмкин.
Быел фестивальдә Санкт-Петербург, Мәскәү, Екатеринбург, Пермь, Казан, Бөек Новгород, Ереван театрлары катнаша.