«Crescendo» фестивале тамашачыларга ел саен гаять кызыклы, истә калырлык программа оештыра. Быел Моцарт, Шопен, Гершвин һәм Чайковский әсәрләре тәкъдим ителде. Сочиның Кышкы театры сәхнәсенә Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры белән берлектә Екатерина Мечетина, Максим Рысанов, Граф Муржа, шулай ук фестивальнең арт-директоры Денис Мацуев чыкты.
ТР Дәүләт симфоник оркестры музыкантлары репетицияләргә август аенда керешәчәк. Казанлылар оркестр чыгышын 30 август көнне, Игенчеләр сарае янындагы мәйданда узачак «Казан көзе» дип аталган Халыкара опера фестивалендә күрәчәк, анда Альбина Шаһиморатова һәм Дмитрий Хворостовский да чыгыш ясаячак.