2022 елның 14 ноябреннән 18 ноябренә кадәр Казанда IX халыкара "Глаголица" бәйсез әдәби премиясе финалы узачак

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

2022 елның 14 ноябреннән 18 ноябренә кадәр Казанда IX халыкара "Глаголица" бзйсез әдәби премиясе финалы узачак. Бу Татарстанда иҗат 2014 елда әдәби иҗат өлкәсендә оештырылган 10 яшьтән 17 яшькәчә булган талантлы балаларга ярдәм итүдә уникаль халыкара проект. Оештыручы - "Күңелле тарихлар" хәйрия фонды (Казан шәһәре).

Быел конкурста Россиядән һәм дөньяның 17 иленнән 2212 кеше катнашты: исемлектә Франция, Кытай, Испания, Германия, АКШ, Латвия, Монголия, Казахстан, Молдова, Беларусь Республикасы, Кыргызстан, Үзбәкстан, Әзербәйҗан һ.б. илләр бар.

Финалга 140 кеше чыкты, алар төп приз - бәллүр ябалак өчен көрәшәчәк. Конкурс түләүсез, ике телдә: рус һәм татар телләрендә үткәрелә.

Ел саен бәйгенең финалы танылган язучылар, тәрҗемәчеләр, Россия һәм Татарстан журналистлары, шулай ук мөхтәрәм кунаклар катнашында әдәби смена форматында уза.

Программада Нәфис сүз осталарының шәһәр халкы белән иҗади очрашулары планлаштырылган - бу авторлар һәм аларның әсәрләре белән танышу, фильмнар, театраль куелышлар һәм автограф-сессия күрсәтүләр. Керү ирекле.

Теркәлү сылтама буенча: https://glagolitsa.timepad.ru/event/22008/  

Тулырак программа: https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2139191.htm

"Глаголица" IX халыкара бәйсез әдәби премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 18 ноябрь көнне 12:00 сәгатьтә «Әкият» курчак театрында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International