Бүген сынлы сәнгать музееның Баш бинасында Лихачевлар нәселенә багышланган масштаблы проекты ачылды. Күргәзмәдә коллекционер һәм галим-тикшеренүче буларак Андрей Федор улы Лихачев, вице-адмирал Иван Федор улы Лихачевның казанышлары, аларның туганнан туган энесе, академик, танылган галим Николай Петр улы Лихачев, шулай ук Лихачевларның туганнары - Панаев, Морозовлар, фон Мәкках, Толстой һәм башкалар турында бәян ителә.
"Әлеге күргәзмә - соңгы вакытта иң масштаблы күргәзмә проектларының берсе. Биредә илнең 15 музееннан 700 экспонат тәкъдим ителгән. Бу династия илебезнең мәдәни һәм фәнни үсешендә зур роль уйнаган нәсел. Әлеге проектның тормышка ашуы мөһим. Һәм бу тарихи гаделлеккә, Лихачевлар нәселенә беренче адым", - дип билгеләде Ирада Аюпова.
Экспонатлар арасында Иван Лихачев йөзгән корабль модельләре, рәсем сәнгате шедеврлары, икона сәнгате, уникаль документлар, китаплар, хатлар һәм көндәлекләр тәкъдим ителгән.
Күргәзмә Пушкин картасы буенча 2023 елның 12 февраленә кадәр дәвам итәчәк.