Чистай дәүләт музей-тыюлыгында Чистай рәссамы Радик Вакит улы Минһаҗевның «Графика. Радик Минһаҗев» шәхси күргәзмәсе ачылды.
Радик Минһаҗев 1963 елда Татарстан АССРның Әлки районы Карамалы авылында туа, 1982 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый, 1990 елда Харьков сәнгать-сәнәгать институтын тәмамлый. Республика, төбәк һәм бөтенроссия күргәзмәләрендә катнашучы, 2001 елдан Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, 2004 елдан Россия Рәсәй рәссамнар берлеге әгъзасы. Чистай шәһәрендә яши һәм эшли.
Тамашачы игътибарына 28 әсәр тәкъдим ителгән. Аның иҗатында архитектурага һәм күренекле шәхесләргә бәйле бай тарихы булган Чистай шәһәре образы аерым урын алып тора.