10 ноябрь 18.30 сәгатьтә К.Тинчурин театрында Чиләбе камера театры "Мелкий бес" спектаклен күрсәтәчәк. Режиссер - Казан театр училищесын тәмамлаган Тимур Кулов.
Спектакльнең режиссеры Тимур Кулов 2008 елда Казан театр училищесын ("Театр һәм кино актеры" белгечлеге буенча, Ю.И.Карева курсы) тәмамлый, 2013 елда - Б.В. Щукинисемендәге театр институтын ("Драма театры режиссеры" белгечлеге буенча тәмамлый).
Спектакльне күрсәтү Казан театр училищесының 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узачак.