Ел ахырына кадәр Татарстанның биш мәктәбендә Советлар Союзы геройлары исемнәре язылган мемориаль такталар урнаштырылачак. Проектны 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы тормышка ашыра.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы (Татарстан Республикасы Милли музее филиалы) яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга коммерциягә карамаган оешмаларга грантлар республика конкурсын отты. Грантның суммасы 500 мең сумга якын.
"Геройлар исеме" проектын Россия хәрби-тарихи җәмгыяте хуплады. 2014 елдан Советлар Союзы геройларына һәм Дан орденының тулы кавалерларына багышланган бөтен Россия буенча 3500дән артык мемориаль такта урнаштырылган.