Казан академик проект эстафетасын кабул итә. 2022 елда Мәскәүдә "Кызыл капка / агымга каршы" җиденче төбәкара академик күргәзмә-конкурсы старт алды.
Тантаналы ачылыш 14 июльдә Мәскәү рәссамнар берлеге залында узды. Сентябрьдә күргәзмә Саратов һәм Тольяттида экспонатланды, октябрьдә – Саранск шәһәрендә күрсәтелде.
11 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы ДССМ Заманча сәнгать галереясендә Н.И.Фешин исемендәге премия лауреатларын бүләкләү, Казанда проектта катнашучыларга дипломнар тапшыру булачак.
2022 елгы конкурста Россиянең 22 төбәгеннән, шул исәптән Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербургтан, Идел буе федераль округының 11 төбәгеннән вәкилләр, Россиянең Көньяк төбәгеннән (Ставрополь, Краснодар, Ростов-на-Дону), Үзәк федераль округтан һәм башка төбәкләрдән чакырылган рәссамнар катнашты.
Декабрьдә Мәскәүдә проектка йомгак ясау, "Кызыл капка / агымга каршы" арт-энциклопедиянең 5 нче томын тәкъдир итү планлаштырыла.