Татар дәүләт филармониясендә «Джазлы Казан» IX Халыкара фестиваль дәвам итә

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Джазлы Казан» дип аталган IX Халыкара фестиваль дәвам итә. Әлеге фестиваль кысаларында Олег Лундстрем исемендәге джаз музыкасы оркестры һәм Мәскәүдән София Ацбеха-Негга белән Сергей Васильев җитәкчелегендәге ТР Филармония джаз-оркестрының концерты көтелә.

«Джазлы Казан» Халыкара фестиваленең төп максаты – джаз музыкасы бәйрәме оештыру, тамашачылар һәм анда катнашучылар өчен чын иҗади атмосфера тудыру. Фестивальнең халыкара форматта булуы Россиянең һәм чит илләрнең иң яхшы башкаручыларын чакырырга, шул рәвешле, әлеге бәйрәмгә күпсанлы джаз белгечләрен һәм джаз музыкасын сөючеләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

Бу елны «Джазлы Казан» Халыкара фестиваленең кысаларында барлыгы 3 зур концерт каралган. 3 ноябрь көнне Игорь Бурко җитәкчелегендәге «Уральский диксиленд» ансамбле Сергей Васильев җитәкчелегендәге ТР Филармония джаз-оркестры белән берлектә «Джазлы Казан» фестивален ачып җибәрделәр.

Фестивальнең концертларын карамый калмагыз. Безне 11 ноябрь көнне 18:30 сәгатьтә Борис Фрумкин җитәкчелегендәге легендар Олег Лундстрем исемендәге джаз музыкасы оркестрының концерты, ә 19 ноябрь 18:00 сәгатьтә София Ацбеха-Негга һәм Сергей Васильев җитәкчелегендәге ТР Филармония джаз-оркестрының иң якты чыгышлары көтә.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International