Горький һәм Шаляпин музеенда Любовь Григорьеваның "Невесомость" шәхси күргәзмәсе ачыла

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

4 ноябрь 16.00 сәгатьтә Горький һәм Шаляпин рәссам Любовь Григорьеваның 55 еллык юбилеена багышланган "Невесомость" дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачылачак.

Ул Ватанына булган мәхәббәтенең шәхси кичерешләрен чагылдыра. Тотрыксызлык, иртәгесе көнгә ышаныч булмаган заманда мәхәббәт аеруча мөһим роль уйный! Дөньяны мәхәббәт коткара! Үземнең хезмәтләремдә сюжетларымның гадилегенә карамастан, гади әйберләрнең мөһимлеген искә төшерергә, үз-үземне тынычлыкка һәм рухи матурлыкка чакырырга тырышам.

Любовь Григорьева - Россия рәссамнары берлеге әгъзасы, хәзерге вакытта Казанның 2 нче номерлы сәнгать мәктәбендә укыта. Республика, Бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләрдә катнашучы рәссам.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International