Казан циркы брендын булдыруга гаризалар кабул итү 18 ноябрьгә кадәр дәвам итә

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Җиңүчене махсус төзелгән Казан циркы комиссиясе сайлаячак. Комиссия исемлегенә түбәндәге шәхесләр кертелгән:

  • Эльмира Булатова, Казан циркы директоры;
  • Юрий Никулин, Мәскәү циркының реклама һәм махсус проектлар бүлеге башлыгы;
  • Венера Нәгыймова, Татарстан Республикасында кече һәм урта бизнес Ассоциациясе вице-президенты, IBON интернет-маркетинг агентлыгы директоры

Исегезгә төшерәбез, Казан циркы брендын булдыруга конкурста катнашу өчен иҗади коллективлар, реклама һәм PR агентлыклары, тиешле тәҗрибәгә ия булган ирекле рәссам һәм дизайнерлар чакырыла. Тендерда үз-үзенә хезмәт итүче буларак рәсмиләштерелгән юридик һәм физик затлар катнаша ала.

Брендбук булдыруда куллану өчен техник бирем Казан циркы сайтында урнаштырылган: техник бирем.

Катнашуга гаризалар 2022 елның 18 ноябренә кадәр mk.circus@tatar.ru адресына кабул ителә. Хатка «Концепт брендбука _ оешманың исеме» дип куярга кирәк.

Нәтиҗәләр 2022 елның 22 ноябрендә ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International